Сәүдә предприятиеләрендә ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләрен урнаштыру буенча ачык консультацияләр үткәрелә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына җайлау йогынтысын бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасында ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләре турындагы нигезләмәне раслау турында» Татарстан Республикаы Министрлар Кабинеты карары проекты керде.
Проектта территорияләрендә сәнәгый һәм сәнәгый булмаган юл белән җитештерелгән терлекчелек һәм үсемлекчелек азык-төлек чималын һәм азык-төлек продуктларын саклау һәм сату башкарыла торган сәүдә предприятиеләрендә, һәм шулай ук чи терлекчелек ярымфабрикатларын җитештерү, саклау һәм сату башкарыла торган челтәр кибетләрендә ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләрен мәҗбүри тәртиптә урнаштыру карала.
Бизнес-җәмәгатьчелекнең барлык кызыксынган затларын әлеге норматив-хокукый акт һәм аңа теркәлгән аңлатма язуы белән сылтама буенча танышырга чакырабыз.
Фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 2015 елның 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International