2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен җаваплылык» темасына Казан шәһәре оешмалары өчен белем бирү семинары оештырылды.
223-ФЗ номерлы Федераль законны куллану сораулары буенча доклад белән «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП генераль директоры урынбасары Владимир Аксенов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе һәм экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре чыгыш ясады.