«Эколожик Тарым» компаниясе проекты презентациясе узды

2015 елның 10 апреле, җомга

2015 елның 10 апрелендә «Корстон-Казан»  Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Мир Холдинг» компанияләр төркеменә кергән «Эколожик Тарым» төрек компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә махсуслаштырылган оештырылган сәнәгать теплица зонасын төзү проектын тәкъдир итте. Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Николай Фёдоров һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан икътисад министры Артём Здунов катнашты.

Әлеге проект 2,3 млрд АКШ доллары күләмендәге инвестицияләрне җәлеп итәргә, проект куәтенә чыккан шартларда елына 800 мең тонна җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International