Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге «Технопаркларны үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары: Мәскәү һәм төбәкләр» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрде

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 9 апрелендә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең Сәнәгать сәясәте комитеты «Технопаркларны үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары: Мәскәү һәм төбәкләр» темасына  «түгәрәк өстәл» үткәрде.

Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы  һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Мәскәү мэриясендә әлеге  юнәлеш җитәкчеләре, эшкуарлык ассоциацияләре һәм фәнни-тикшеренү оешмалары вәкилләре, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты.  «Түгәрәк өстәл»дә  индустриаль паркларга һәм технопаркларга гамәлдәге дәүләт ярдәме механизмнары, аларны төзү һәм эшләтү механизмнары, финанслау мәсьәләләре тикшерелде, һәм шулай ук Мәскәү өлкәсендә технопарклар төзү тәҗрибәсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International