Юридик затларны һәм ШЭ теркәү процедурасы өлешендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең «юл картасын» гамәлгә ашыру турында

2015 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2014 елның 7 маендагы 302нче карары белән 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең «юл картасы» расланды.

Чараларның зур өлеше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан башкарылачак, һәм шулай ук ул башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан «юл картасы» чараларының  гамәлгә ашырылуын да контрольдә тотачак.

 2015 елның 1 апреленә юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны теркәү процедураларын оптимальләштерү кысаларында предприятиене теркәү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә торган чаралар тормышка ашырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International