2015 елның 9 апрелендә Казан шәһәрендә Kazan Sukuk Conference 2015 Халыкара конференциясе узды. Ул Россиядә ислам финанслары (сукук) базарын үстерүгә багышланган иде.
Конференциядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың банк җәмәгатьчелеге, Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды, һәм шулай ук Малайзия финанс компанияләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин катнашты.