2015 елның 10 апрелендә Уфа шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының милли рейтингын пилот сынап караулары йомгаклары буенча ачыкланган иң уңышлы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча белем бирү семинары узды.
Төбәк «юл карталарын» анализлау буенча мәгълүмат тапшыру, Милли рейтингның иң уңышлы тәҗрибәләрен гамәлгә кертү буенча методик киңәшләр бирү, Агентлыкның эксперт ярдәме һәм төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу семинарның төп максатлары булып торды.