«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы расланды

2015 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 3 декабрендәге 943нче карары белән  «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы расланды.

Программаның максаты – Татарстан Республикасының инновацияле үсеше мәнфәгатьләрендә талантлар белән стратегик идарә итү  һәм балалар, яшьләр интеллектуаль-иҗади үсеше системасының эзлеклелеген булдыруны тәэмин итү.

2015 – 2020 елларда Программаны тормышка ашыру максатларына Татарстан Республикасы  бюджетыннан 600,0 млн сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International