Хәзерге вакытта Форумның финал өлеше уза. Аның кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләре, эре бизнес һәм фән җитәкчеләре һәм вәкилләре очрашулар, семинарлар һәм мастер-класслар үткәрә. Шундый очрашуларның берсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Очрашу барышында Олег Пелевин яшьләр форумында катнашучыларга 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының төп нигезләмәләрен тәкъдим итте, һәм шулай ук республика икътисады үсешенең төп юнәлешләре хакындагы һәм Татарстанның икътисадый егәрен үстерүдә яшьләрне катнаштыру мөмкинлекләре турындагы сорауларга җавап бирде.