Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк) вәкиле Россия Экспорт иминияте агентлыгы вәкилләре белән Мәскәүдә 2015 елның 13 маенда узган очрашуда катнашты. Очрашуда алга таба уртак хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Агентлык вәкилләре сатучы кредитын иминиятләштерү, расланган аккредитивны иминиятләштерү, тәэминатчы кредитын иминиятләштерү, инвестицияләрне иминиятләштерү, экспорт кредитларын комплекслы иминиятләштерү кебек Россия экспортерларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иминият продуктлары турында җентекләп сөйләделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экспорт юнәлешле предприятиеләре агентлыгы хезмәт күрсәтүләре буенча белем бирү семинарларын оештыру турында килешүгә ирешелде.