Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Чистай» индустриаль паркын үстерү Советының утырышын үткәрде

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Чистай» индустриаль паркын үстерү Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге утырышы узды.

Утырышта  «Химград» ААҖнең Күзәтчелек советы рәисе Альберт Кәримовның Советның алдагы утырышы беркетмәсендә теркәлгән бурыч-йөкләмәләрнең үтәлеше һәм Паркны үстерү буенча башкарылган эш хакындагы хисабы, һәм шулай ук  Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараевның  Паркка потенциаль резидентларны җәлеп итү буенча башкарылган эш турындагы хисабы тыңланды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International