«Лизинг-Грант-2015» программасы буенча эшкуарлардан 117,3 млн сумлык 83 гариза кабул ителде

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 маена кадәр «Лизинг-Грант-2015» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

2015 елның 13 маена Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә  «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучылардан гомуми суммасы  117 336 965 сум булган 83 гариза керде.

Хәзерге вакытта гаризаларның  конкурста катнашу таләпләренә туры килүен тикшерү этабы бара. Гаризалар Казанда түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү ур., 55. Гаризаларны шулай ук Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәгенең муниципаль берәмлекләрдәге вәкиллекләре аша да биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International