2015 елның 30 апрелендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Ведомствоара комиссия тарафыннан проектлы финанслау нигезендә Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу өчен өч инвестицияле проект сайлап алынды. Проектларның гомуми бәясе 55 млрд сумны тәшкил итте, таләп ителә торган кредит ресурслары күләме – 43 млрд сум.