2015 елның 12 маенда Гонконг Генераль сәүдә палатасы һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры арасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды. Әлеге чара Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының Кытай Халык Республикасына бизнес-миссиясе кысаларында Гонконг Генераль сәүдә палатасы штаб-квартирасында узды. Килешүне имзалау шулай ук Татарстан предприятиеләре – Кама кластерында катнашучылар белән Гонконг компанияләре арасында очрашулар белән дә билгеләнеп үтелде. Очрашулар барышында Гонконгның иң эре транспорт-логистика хабы белән хезмәттәшлек турында, һәм шулай ук Кама кластерында катнашучылар җитештергән продукцияне алга этәрү максатында КХР территориясендә махсуслаштырылган оешма ачу хакында килешенде.