Дәүләт хезмәткәрләрен укыту кысаларында санкцияләр шартларында Татарстан Республикасы үсеше соравы буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 12-15 май көннәрендә   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы  Министрлар  Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрүнең «Дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү: шәхси һәм һөнәри үсеш» дип аталган махсус программасы буенча укулар оештырылды.

Әлеге программаны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. 14 майда ул программада катнашучылар өчен  «Санкцияләр шартларында Татарстанның социаль-икътисадый үсеше» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International