Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте узган елның октябрь-ноябрь айларында уздырылган «Мәгълүматлы җәмгыять» бөтенроссия тикшеренүләренә нәтиҗәләр ясады. Аларга ярашлы рәвештә, зурларга кергән россиялеләрнең 10,6%ы соңгы 12 ай дәвамында, рәсми сайтлардан (2013 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткеч зуррак булды - 10,7%) файдаланып, Интернет аша дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек иткән. Бу узган елны хакимият органнарына мөрәҗәгать иткәннәрнең гомуми санының 35%ын тәшкил итә.
Әгәр 2014 елда рәсми сайтлар аша хезмәт күрсәтүләрне алырга мөрәҗәгать иткән халык өлеше турында сөйләсәк, төбәкләргә бәйле рәвештә картинаның төрле булуын күрәбез. Күрсәткечләр төрлечә тирбәлә: Ямал-Ненец автоном округындагы 66,3%тан Ингушетиядәге 2,8% һәм Дагыстандагы 1,8%ка кадәр. Росстат тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча лидерлар бишлегенә, Ямал-Ненец АОнан тыш, Приморск крае (66,1%), Татарстан (63%), Ханты-Манси АО (62,3%), Мордовия (60,7%) керә.