Әлеге уенны үткәрү Татарстан Республикаасы Икътисад министрлыгы, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте, «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу тарафыннан хупланды.
Чарада 70тән артык яшь кеше катнашты.
Эшлекле уенның максаты уенда катнашучыларны формаль булмаган шартларда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп нигезләмәләре белән таныштыру иде.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә эшләп алынган баллар хисабына командалар «аукционда» призлар сатып ала алдылар.