2015 елның 5 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Садовое кольцо» кунакханәсенең Кабул итүләр йортында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең инжиниринг комитеты утырышы уздырылды.
Комитет утырышында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле һәм инновацияле эшчәнлек идарәсе башлыгы Борис Михайлов катнашты.
Утырышта Инжиниринг комитетының 2015 елга эш планы проекты буенча фикер алышулар үтте.
Тикшерү йомгаклары буенча тавыш бирү юлы белән Комитетның 2015 елга эш планы расланды һәм башкару өчен җаваплы затлар билгеләнде.