Бер генә тәэминатчы булган кайбер контрактларны план-графикка кертергә кирәкми

2015 елның 5 июне, җомга

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2015 елның 17 мартындагы  Д28и-747 номерлы Хатына ярашлы рәвештә, узган елны төзелгән һәм агымдагы елда түләнергә тиешле бер генә тәэминатчы күрсәтелгән һәм бәясе 100 мең сумга кадәр булган (2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93нче маддәсе 1нче өлеше 4нче пункты) контрактлар агымдагы ел план-графигына кертелмиләр, чөнки план-график бер календарь елга гына төзелә.

Карала торган документта шулай ук башка аңлатмалар да бирелә, әмма аларның кайберләре, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 182нче, Федераль казначылыкның 2015 елның 31 мартындагы 7н номерлы боерыклары үз көчләренә керү сәбәпле, үз көчләрен югалткан закон нигезләмәләренә таяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International