ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан имзага кертелгән «Федераль һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны планлаштыру һәм дәлилләү механизмнарын камилләштерү турында», 552нче, 553нче, 554нче, 555нче карарларга кул куйды.


А76-17760/2014 номерлы эш буенча Урал округы  Арбитраж судының 2015 елның 6 маендагы  Ф09-2364/15 Карарына ярашлы рәвештә, тәэминатчы  хокук иясе тарафыннан әйләнешкә кертелгән товарны заказчыга тапшырырга тиеш.


Бүген Татарстанда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында яңа Иннополис шәһәре ачылды. Яңа шәһәр ачылышында, шулай ук, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Иннополис Казан үзәгеннән 40 км ераклыкта урнашкан. Аның төп бурычы – югары квалификацияле белгечләргә Россиядә үзләрен таныту мөмкинлеге бирү. Иннополис IТ һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче профессионалларны җәлеп итү ноктасы булырга тиеш.

Искәртеп үтик, 2012 елда Дмитрий Медведев төзелеш мәйданында, бирегә яшәргә килүчеләргә юллама язылган капсуланы салып, яңа шәһәр төзелешенә старт бирде. Өч елга якын вакытта барлык база структурасы төзелде.

Дмитрий Медведев зур канәгатьлек хисе кичерүен белдерде. “Өч ел элек Рөстәм Миңнеханов һәм минем хезмәттәшләр белән биредә басып тордык, монда чиста кыр, матур урын, әмма бернәрсә дә юк иде. Хәзер биредә шәһәр калкып чыкты, исеме дә истә кала торган”, - диде РФ Премьер-министры.

“Биредә барысы да заманча һәм безнең илнең үсеш, интеллектуаль потенциалын арттыру мөмкинлеге тудырылачак. Монда фән һәм техника өлкәсендә меңләгән инновацион, заманча продукт җитештереләчәк, университет һәм компанияләр эшләячәк, гомумән, биредә кызыклы тормыш булачак. Мин монда яшәүчеләр һәм эшләүчеләрдән көнләшәм хәтта. Нигездә, алар яшьләр булачак, балалар туачак, бакчага барачаклар. Бу - яңа шәһәр, һәм аның төзелешендә барыбызның да катнашы булуы күңелле хәл”, - диде ул.


2015 елның 09 июнендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» һәм ОАО «АИКБ «Татфондбанк» арасында  чара уздырылды. Бу чарада  катнашу Фондның директоры Сергей Болотаев, урынбасар директоры Расим Усманов, ОАО «АИКБ «Татфондбанк»  вәкилләре Сергей Мещанов һәм Айрат Исрафилов катнаштылар.  

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе катнаштылар. 

Яңа завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме – 3,6 млрд. сум. Заводның еллык җитештерү куәте 20 млн. квадрат метр түшәм плиталарыннан гыйбарәт  Завод продукциясен бөтен Россия территорясендә, шулай ук Беларусь һәм Казахстанда сату планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, әлеге производствоны эшләтеп җибәрү Татарстан өчен дә, Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. “Бүген без Армстронг компаниясенең дөнья дәрәҗәсендәге түшәм плиталарын җитештерүче иң заманча заводларының берсен ачабыз. Элекке бу материаллар илебезгә чит илләрдән китерелә иде. Шуңа күрә әлеге производство иморт алыштыручы. Һәм Россия өчен генә түгел, ә БДБ илләре өчен дә”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аерым Рөстәм Миңнеханов Америка инвесторларына рәхмәтен белдерде. “Әлеге проектка, безгә ышануыгыз өчен рәхмәт. Кыска вакыт эчендә “Алабуга” МИЗда заманча предприятие барлыкка килде, һәм ул 20 млн. квадрат метрга кадәр заманча продукт җитештерәчәк. Бу безнең хезмәттәшлекнең башы гына булуына ышанам”, - дип әйтте ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, республика җитәкчелеге алга таба да Армстронг Ворлд Индастрис компаниясенә яңа проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

Мэтт Эспе, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка яңа предприятиене планлаштыру һәм төзү вакытындагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул завод хезмәткәрләренә – россиялеләр һәм америкалылардан торган командага рәхмәт әйтте.

Ул искәрткәнчә, Армстронг компаниясе Татарстан белән элекке дә хезмәттәшлек иткән иде: Универсиада һәм сәламәтлек саклау объектларына түшәм плиталары китерде. "Татарстанның киләчәге якты. Бу - илдә иң тиз үсеп баручы төзелеш базары булган Россиянең иң алдынгы регионы", - дип ассызыклады Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты. 



8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның  8 июнендә Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 2015 елның I кварталы өчен төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслары оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.


2015 елның 8 июнендә икътисад министры Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү һәм стажировкалар оештыру чараларын тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырды.



6
июнь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында төзелеп килүче робот техникасы үзәге мөмкинлекләре белән танышу максатыннан, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 6 июнендә «Идея» технопаркында булды.

Визит вакытында  министрга «гексапод» тибындагы 3нче буын робот күрсәтелде.


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 15 маендагы 479нчы карары белән  федераль ихтыяҗларны тәэмин итүгә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсен нормага салу турында норматив хокукый актларны әзерләүгә һәм раслауга, һәм шулай ук әлеге актларның эчтәлегенә һәм аларның үтәлешен тәэмин итүгә  карата  таләпләр расланды.



5
июнь, 2015 ел
җомга

2015 елның 5 июнендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Кече һәм урта эшкуарлык  субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыруның расланган программасы сораулары буенча киңәшмә үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International