Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә федераль, региональ һәм муниципаль контроль турында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтендә тикшерелде. Проектта тикшерүләргә карата билгеләнгән «тәвәккәллекле-юнәлешле якын килүне» (эчтәлеге шуннан гыйбарәт: индивидуаль характеристикаларга бәйсез рәвештә өч елга бер мәртәбә барлык субъектларны дифференциацияләнмәгән шкалага таянып тикшерүләрдән баш тарту) эшкуарлар да, тикшерүчеләр дә хуплады.