Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җылылык техникасы заводын төзү буенча инвестицияле проектны тикшерделәр

2015 елның 5 июне, җомга

2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «РусТеплоКом» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы территориясендә җылылык техникасы заводын төзү турындагы проектын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов рәислегендә үтте.

Киңәшмә йомгаклары буенча  «РусТеплоКом» ҖЧҖнең әлеге проектын, тикшерү өчен, «Ак Барс» Банк ААҖнә  юлларга, дигән карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International