Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында Казанда яшәүчеләр өчен яңа хезмәт күрсәтү барлыкка килде

2015 елның 5 июне, җомга

Яңа сервис ярдәмендә Казан эшкуарлары реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт алуга якынча гаризалар тапшыра, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат белән таныша алалар.

Хезмәт күрсәтү «Эшкуарлар өчен электрон формада хезмәтләр күрсәтү» бүлегенә урнаштырылган һәм, физик затлар өчен ачык булган кебек үк, шәхси эшкуарлар өчен дә, юридик затлар өчен дә эшли.

Әлеге хезмәт күрсәтүгә бәйле барлык сораулар буенча Порталга техник ярдәм күрсәтү бүлегенә түбәндәге телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була: 8 (843) 5-114-115.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International