2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2015 елның I кварталы йомгаклары буенча зыянга эшләгән һәм табышларын киметкән предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренә йогынты ясаган сәбәпләр, һәм шулай ук аларны яхшырту буенча күрелә торган чаралар тикшерелде. Предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренең түбәнәюе автотранспорт чаралары паркын яңартуга һәм предприятиеләрнең кредит йөкләмәләренең булуына, пассажирлар ташуга куелган тариф үзенчәлекләренә бәйле.