ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Объектның территориаль яктан аерымланган булуы лицензия таләбе булып тора.

Тикшерү вакытында җиһазларның булуы һәм аларның төзеклеге ачыклана.

Җиһазларны тикшергәндә иң еш очрый торган хаталар:

- җиһазларның булмавы;

РФ Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе кече һәм урта предприятиеләрнең товарларны, эшләрне һәм хезмәтләр күрсәтүне сатып алуларга үтеп керә алуы тәртибе турындагы закон проектын хуплады.


2015 елның 1 июленнән кече һәм урта бизнесны тикшерү буенча бердәм портал эшләп китәчәк.Тикшерүләрне исәпкә ала торган яңа механизмның барлыкка киләчәге турында  Россия генераль прокуроры урынбасары Александр Буксман хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, һәр тикшерүнең индивидуаль номеры булачак. Порталда тикшерү турындагы мәгълүмат урнаштырылачак: кем инициативасы белән оештырылган, кем тарафыннан үткәрелгән һәм аның нәтиҗәләре. 

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия  Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Салым түләүче шәхси эшкуарның шәхси кабинеты» сервисы ачылуы турында исегезгә төшерә.

Сервиска кушылуның ике төрле ысулы бар - электрон имза ярдәмендә яки  «Салым түләүче шәхси эшкуарның шәхси кабинетыннан» алынган логин һәм парольне кулланып.


РФ Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе кече бизнеска карата планлы тикшерүләр санын кыскартуга юнәлдерелгән закон проектын хуплады.

Закон проектында   2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр кече бизнес субъектлары саналган юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләрне тыюны кертү тәкъдим ителә.



10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 10 июнендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының сигезенче утырышы уздырылды.

«2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы закон проектына багышланган утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.


2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин тантаналы шартларда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында таныклыклар тапшырды. Аккредитация үтү турындагы таныклыкларны бер сәнәгать паркы,  ике бизнес-инкубатор, 7 сәнәгать мәйданчыгы (шул исәптән икесе төзелеп килә торган) алды.


Конкурс 2 этапта үткәрелә:

I этап (муниципаль) – Конкурс үткәрү буенча муниципаль конкурс комиссиясе тарафыннан уздырыла.

Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү срогы: 2015 елның 8 июненнән 22 июненә кадәр.

II этап (республика) – Конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе тарафыннан оештырыла.



9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

«Лизинг җиһазы үсеше: лизинг җиһазы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсының беренче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 15,16, 17 июне көннәрендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.


Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда Иннополис Университетында булды.

Искәртәбез, Дмитрий Медведев Казанга Иннополис инновацион шәһәрен тантаналы ачуда катнашу һәм Модернизация советының чираттагы утырышын уздыру өчен килде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм башка рәсми затлар озата баруында Дмитрий Медведев Иннополис Университеты бинасын карады, шулай ук Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашучылар белән сөйләште, олимпиада югары уку йорты территориясендә уза.

Россия Хөкүмәте Рәисенә үз проектларын илнең төрле шәһәрләреннән килгән яшь инженер-робототехниклар күрсәтте.

Дмитрий Медведев карап чыккан стендларда вулкан кратерында күкерт эзләү һәм чыгаруның, океан төпкелләрен разведкалау һәм тикшеренүнең автоматлаштырылган комплексы, Җир өслеген тикшерү һәм геологларга, шахтерларга ярдәм өчен робот проекты һәм башкалар куелган иде.

Аннары Дмитрий Медведев Бөтенроссия робототехника олимпиадасы ярышлары зонасын карады. Барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов кыскача гына югары уку йортын тәкъдир итте.

Аерым алганда, ул Дмитрий Медведевка Иннополисның уникальлеге, монда җыелган вәкилләр командасы турында, югары уку йортын үстерү бурычлары һәм аның студентларының географиясе турында сөйләде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International