РФ Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе кече бизнеска карата планлы тикшерүләр санын кыскартуга юнәлдерелгән закон проектын хуплады.
Закон проектында 2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр кече бизнес субъектлары саналган юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләрне тыюны кертү тәкъдим ителә.
Гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы иминлеген тәэмин итү максатларында әлеге закон проектында каралган тыюны сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка кайбер өлкәләрдә хезмәт куючы эшкуарларга карата кулланмау да каралган.