2015 елның 1 июленнән кече һәм урта бизнесны тикшерү буенча бердәм портал эшләп китәчәк.Тикшерүләрне исәпкә ала торган яңа механизмның барлыкка киләчәге турында Россия генераль прокуроры урынбасары Александр Буксман хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, һәр тикшерүнең индивидуаль номеры булачак. Порталда тикшерү турындагы мәгълүмат урнаштырылачак: кем инициативасы белән оештырылган, кем тарафыннан үткәрелгән һәм аның нәтиҗәләре. Реестр операторы вәкаләтләре Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, күзәтчелек каникулларын 2018 елга тәмамлау күздә тотыла.