РФ Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе кече һәм урта предприятиеләрнең товарларны, эшләрне һәм хезмәтләр күрсәтүне сатып алуларга үтеп керә алуы тәртибе турындагы закон проектын хуплады.
Закон проекты кече һәм урта инновацияле предприятиеләрнең сатып алуларда һәм әлеге көйләнә торган өлкәдә көндәшлекне үстерүдә катнаша алуы мөмкинлекләренең киңәюенә китерәчәк.
Документта 223нче Федераль закон йогынтысына эләккән юридик затларның аерым төрләре тарафыннан башкарылган сатып алуларның үтә күренмәлелеген арттыру күздә тотыла. Закон проекты Хөкүмәт утырышында каралачак.