ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов моның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисади яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән. "Татарстан Дәүләт Советы әлеге стратегияне раслады, һәм бу алдагы 15 елга безнең төп документ санала, - диде Татарстан Республикасы лидеры. - "Стратегия-2030"да нефть-химия комплексы һәм машина төзелеше икътисад үсешенең төп нокталары буларак билгеләнгән". Ул искәртеп узганча, 2-3 елга кадәр Татарстанның ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе кабул ителде.


Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең республиканың муниципаль районнарындагы күчмә утырышларын уздыруны дәвам итә. 2015 елның 18 июнендә Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшче төркемнең чираттагы утырышлары үтте.

Киңәшмә барышында эшче төркем районнарның бюджет төзүче предприятиеләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләрен карады.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 18 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы үз эшен башлап җибәрә. Чара Ленэкспо күргәзмәләр комплексында уздырыла.

Форум эшендә 1,6 меңнән артык компания вәкиле катнашачак. Форумга Кытай, Греция, Монголия, Кыргызстан делегацияләре киләчәк, 28 илдән 36 министр һәм БДБ, Абхазия һәм Көньяк Осетиядән 9 министр һәм хөкүмәт әгъзасы үзләренең катнашачакларын расладылар.



16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

2016-2018 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышларын үткәрү эшенә кереште.

2015 елның 16 июнендә Яр Чаллыда эшче төркем утырышы узды, анда Яр Чаллы шәһәренең эре предприятиеләренең фаразланган күрсәткечләре тикшерелде.


2015 елның 16 июнендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Җайлау йогынтысын бәяләү буенча консультатив совет каршындагы Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек итү сораулары буенча эшче төркемнең утырышы уздырылды.

Чарада катнашучылар хакимиятләр һәм бизнес арасындагы диалогны төзүдә җайлау йогынтысын бәяләүнең әһәмиятенә игътибарны җәлеп иттеләр. 


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.


2015 елның 19 июненнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурста катнашучыларның гаризалары салынган конвертларны 2015 елның 10 июлендә 14:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча ачачаклар: Казан ш., 8 Март ур., 18нче йорт.

Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты адресына юлланырга тиеш: Казан ш., Кремль, 0 подъезд, 3 кат, почта адресы - а/я 6, электрон адрес: op.rt@tatar.ru. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 567-80-96, 567-80-99, 567-80-95.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Җиһаз лизингы үсеше: җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче кертемнәрен (аванс) түләү чыгымнарын субсидияләү» программасы буенча конкурс комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе алып барыла.




11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 11 июнендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Кадрлар комитетының беренче утырышы узды.

Әлеге комитетны булдыру инициативасы белән Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар чыкты.


Матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Олег Пелевин катнашты.

Рафис Борһанов алга таба Стратегияне гамәлгә ашыру чаралары планын әзерләү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итте.

Олег Пелевин чаралар планын тикшерү һәм килештерү алдан ук төзелгән 13 проектлы мәйданчыкта башкарылачагын  билгеләп үтте. Әлеге мәйданчыкларның җитәкчеләре – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International