2015 елның 10 июнендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышы уздырылды.
«2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы закон проектына багышланган утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
Закон проектын кабул итүне хуплап, Икътисад,инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Ирина Бакова чыгыш ясадылар.
Закон проектын тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итәргә дигән карарга килделәр.