«Лизинг-грант-2015» программасы кысаларында субсидияләр алу буенча конкурста катнашырга гариза тапшырган эшкуарлар игътибарына

2015 елның 9 июне, сишәмбе

«Лизинг җиһазы үсеше: лизинг җиһазы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсының беренче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 15,16, 17 июне көннәрендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.

Конкурста катнашу рөхсәт ителгән оешмалар исемлеге:

2015 елның 15 июнендә  11.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр «Төзелеш һәм башкалар» икътисадый эшчәнлек төре буенча утырыш үткәрелә;

2015 елның 16 июнендә  9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр «Җитештерү» икътисадый эшчәнлек төре буенча утырыш үткәрелә;

2015 елның 17 июнендә  9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр «Авыл хуҗалыгы» икътисадый эшчәнлек төре буенча утырыш үткәрелә.

Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез, конкурс комиссиясе утырышына эшкуарларның килүе катгый мәҗбүри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International