Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Салым түләүче шәхси эшкуарның шәхси кабинеты» сервисы ачылуы турында исегезгә төшерә.
Сервиска кушылуның ике төрле ысулы бар - электрон имза ярдәмендә яки «Салым түләүче шәхси эшкуарның шәхси кабинетыннан» алынган логин һәм парольне кулланып.
Шул ук вакытта электрон имза белән керүчеләр киңәйтелгәнрәк мөмкинлекләрдән файдалана ала.
«Салым түләүче шәхси эшкуарның шәхси кабинеты» сервисының хезмәт күрсәтүләреннән онлайн режимда активрак файдаланырга чакырабыз.