2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин тантаналы шартларда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында таныклыклар тапшырды. Аккредитация үтү турындагы таныклыкларны бер сәнәгать паркы, ике бизнес-инкубатор, 7 сәнәгать мәйданчыгы (шул исәптән икесе төзелеп килә торган) алды.
Хәзерге вакытта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләүнең икенче этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә, ул 2015 елның 29 июненә кадәр дәвам итәчәк.