8-10 июнь көннәрендә Иннополис мәйданчыгында Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасы уздырыла

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда Иннополис Университетында булды.

Искәртәбез, Дмитрий Медведев Казанга Иннополис инновацион шәһәрен тантаналы ачуда катнашу һәм Модернизация советының чираттагы утырышын уздыру өчен килде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм башка рәсми затлар озата баруында Дмитрий Медведев Иннополис Университеты бинасын карады, шулай ук Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашучылар белән сөйләште, олимпиада югары уку йорты территориясендә уза.

Россия Хөкүмәте Рәисенә үз проектларын илнең төрле шәһәрләреннән килгән яшь инженер-робототехниклар күрсәтте.

Дмитрий Медведев карап чыккан стендларда вулкан кратерында күкерт эзләү һәм чыгаруның, океан төпкелләрен разведкалау һәм тикшеренүнең автоматлаштырылган комплексы, Җир өслеген тикшерү һәм геологларга, шахтерларга ярдәм өчен робот проекты һәм башкалар куелган иде.

Аннары Дмитрий Медведев Бөтенроссия робототехника олимпиадасы ярышлары зонасын карады. Барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов кыскача гына югары уку йортын тәкъдир итте.

Аерым алганда, ул Дмитрий Медведевка Иннополисның уникальлеге, монда җыелган вәкилләр командасы турында, югары уку йортын үстерү бурычлары һәм аның студентларының географиясе турында сөйләде.

Иннополис Университетының төп максаты – ИТ-индустрия өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү, диде Александр Тормасов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Иннополис Университеты студентларны яңа белегечлекләргә өйрәтергә әзер.

Иннополис Университетыннан соң Дмитрий Медведев студентлар кампусында булды, спорт комплексын һәм Иннополис шәһәренең башка объектларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International