2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе катнашлыгындагы чираттагы утырышы узды.
Эшче төркем утырышында Казан шәһәре предприятиеләренең фаразланган күрсәткечләре тикшерелде.
Предприятиеләр тарафыннан китерелгән фараз күрсәткечләрне исәпкә алып, 2016-2018 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразы формалаштырылачак, шулай ук агымдагы ел өчен социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә төгәллекләр кертеләчәк.