Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Президенты каршында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет утырышы узды. Бу чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен укыту системасын камилләштерү мәсьәләләре утырышның төп темасы булды.
Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда ел саен 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре дәүләт программасы буенча укулар уза. Бу максатлар өчен һәр ел саен 20 млн. нан артык акча бүлеп бирелә.