Чабаксарда Көндәшлекне үстерү стандартын тикшерделәр

2015 елның 23 июне, сишәмбе

2015 елның 23 июнендә Чабаксар шәһәрендә  «Төбәкләр: икътисадны үстерүнең яңа чыганаклары» VIII Чабаксар икътисадый форумының ачылышы узды. Җиде ел эчендә форум бизнес һәм хакимият арасында конструктив диалог алып баруның заманча мәйданчыгына әверелде. Анда икътисад үсешенең көнүзәк мәсьәләләре һәм төп юнәлешләре буенча фикер алышулар уздырыла, һәм шулай ук Россия төбәкләренең инвестицияле проектлары презентацияләре оештырыла.

2014 елда Татарстан Республикасы Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә  кертү буенча сайлап алынган алты төбәкнең берсе булды, ә 2015 елда Россия Федерациясенең барлык субъектларында да әлеге проектны тормышка ашыру башланып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International