Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында  Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. 

Утырышта Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы кабул ителде, Форум секцияләре эшенә караган  сораулар, катнашучыларның чыгышлары тематикасы тикшерелде,  СЮ КБОның иң яхшы гамәли эшләре җыентыгын әзерләү мәсьәләсе каралды.  

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Форумда катнашучыларны теркәү башланды. Барлык кирәкле мәгълүматны, материалларны, һәм шулай ук Форумда катнашу гаризасы формасын сез ТР Иҗтимагый палатасы рәсми сайтының  «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумы» бүлегендә таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International