Чара программасы эшкуарлыкны үстерү сорауларын тикшерүне, яңа шәһәрнең мөмкинлекләрен тәкъдир итүне, Татарстанда бизнес үсеше өчен булдырылган эре инфраструктур мәйданчыкларны күрсәтүне, әйдәп баручы Россия экспертлары тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар уздыруны күз уңында тота. Форум кысаларында 40тан артык төбәктән җыелган «Опора России» иҗтимагый оешмасы лидерлары съезды да үткәреләчәк.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Опора России» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Форумның җентекле программасы һәм теркәлү формасы tatforum.org сайтында урнаштырылган.