«Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Сергей Карпов Яр Чаллы шәһәрендә булды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Эш сәфәре вакытында Сергей Карпов моношәһәрләргә ярдәм күрсәтү программасына керү ихтималы булган объектларны карады.

Быел Яр Чаллы моношәһәрләрнең өч категориясенең берсе булган «кызыл зонага», ягъни икътисадны диверсикацияләү өчен ярдәм бигрәк тә кирәк булганына кертелде.  Автоград 7 проект тәкъдим итә. Гомуми бәясе 30 млрд сум булган әлеге проектларны гамәлгә ашыру 8 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек тудырачак.

Бу очракта шәһәрнең  диверсификациягә керткән өлеше 21%ны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International