Татарстанның икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмә-форумы ачылышында катнашты

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петр Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Мондый форматтагы күргәзмә Татарстан Республикасы территориясендә беренче мәртәбә уздырыла. Дөньяның төрле илләреннән 150 эре компания һәм фәнни институт вәкилләре үзләренең өр-яңа продуктларын һәм технологияләрен игенчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлекчелек тармаклары буенча тәкъдир итте.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсен Татарстан Республикасы территориясендә уздыру – республика өчен зур мәртәбә. Бу – АСКдагы соңгы яңалыклар белән танышу өчен бик әйбәт мөмкинлек, диде ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Россиядән, Германиядән, АКШтан һәм башка илләрдән 150 компания катнаша. «6 меңләп кеше игенчелек һәм терлекчелек белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бу мәйданчыктан файдаланачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Республикасы белән озак һәм файдалы хезмәттәшлеккә омтылган чит ил компанияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне оештыручыларга һәм барлык кунакларга рәхмәтен җиткерде. Әлеге мәйданчык хәзерге шартларда бик кирәкле, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия авыл хуҗалыгындагы бүген киң кулланыла торган күп кенә инновацион алымнар башта Татарстанда сынап каралган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев билгеләп үткәнчә, Татарстан – бүген барлык күрсәткечләр буенча Россиянең алда баручы регионы, һәм шуңа күрә дә ул шушы халыкара күргәзмәне уздыру урыны итеп лаеклы рәвештә сайлап алынды. Аннары Пётр Чекмарев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән чарада катнашучыларга сәламләү сүзен укып чыкты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән таныштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тәҗрибә басуларын карап чыкты, анда төрле бөртекле культуралар һәм яшелчә үстерелә. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка фәнни өлкәдәге казанышлар турында сөйләделәр, шулар нәтиҗәсендә якын киләчәктә илебез орлыкчылыгы дәрәҗәсен һәм җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов яңа буын комбайннар, чәчкечләр, туфрак эшкәртү техникасы һәм башкалар белән танышты. Күргәзмәдә катнашучы чит ил компанияләре арасында Татарстан территориясендә үз производствосын җайга салганнар да («Нью Холланд»), шулай ук республикада үз заводларын ачарга ниятләүчеләр дә («Риэла») бар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International