Контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегенә һәм лицензияләүгә мониторинг «Идарә» Дәүләт автоматлаштырылган системасы аша гамәлгә ашырылачак

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Хакимият органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүне, дәүләт идарәсенең барлык дәрәҗәләрендә карарлар кабул итүнең  мәгълүмати, технологик һәм аналитик тәэмин ителешен камилләштерүне, бер-берсен кабатлаучы мәгълүмат агымын җитди кыскартуны, бердәм мәгълүмат кырын формалаштыруны тәэмин итүче шартлар булдыру максатында «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (алга таба -  «Идарә» системасы) төзелде.

Хәзерге вакытта «Мониторинг» МС һәм «Лицензияләү» МС федераль  дәүләт мәгълүмат системаларын «Идарә» системасына күчерү буенча оештыру-техник чаралар үткәрелгәнгә,  2015 елның 1 яртыеллыгы өчен статистика мәгълүматларын җыю берүк вакытта ике системада алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International