2015 елның 1 июленнән Тикшерүләрнең бердәм реестры эшләп китте

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре турында» 2015 елның 28 апрелендәге 415нче карары буенча, 2015 елның 1 июленнән  федераль дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тормышка ашыруга мөнәсәбәтле рәвештә Тикшерүләрнең бердәм реестрын һәм аны формалаштыру кагыйдәләрен эшләтеп җибәрү каралган.

Әлеге карар  «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы Федераль законны тормышка ашыру кысаларында эшләнгән.

Хәзер тикшерү башлануга, аның турындагы мәгълүмат бердәм системада чагылыш табачак, һәм шулай ук ачык мәгълүмат формасында һәркем күрерлек булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International