2015 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Германиянең Төньяк Рейн-Вестфалия җирендә химиянең киләчәге сораулары буенча Дәүләт парламент комитеты эксперты, «ChemSite» химия кластеры директоры, доктор Майкл Дрошер белән очрашу узды. Әлеге очрашу кысаларында ул «Германиядә нефть химиясе кластерлары үсеше стратегиясе» темасына лекция белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерик, Майкл Дрошер Татарстан Республикасына алга таба «ChemSite» химия кластеры һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры арасында хезмәттәшлек урнаштыру максатында килгән иде.