Казанның Авангард ур, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә чит ил паспортын алуга документлар кабул итү буенча тагын бер пункт ачылды. Иске үрнәктәге чит ил паспортына документларны тере чират буенча 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр тапшырырга була. Биометрик паспортка документларны тапшыру өчен түбәндәге телефон номеры буенча алданрак язылып куярга кирәк: (843) 590-32-11.
Әзер документларны Чехов урамында урнашкан Федераль миграция хезмәте Идарәсендә алырга кирәк булачак.