Яңа эш башлаучы эшкуарлар үз бизнес-проектларын һәм коммерцияле тәкъдимнәрен «Бизнес-платформа» business-platform.ru Интернет-ресурсына урнаштыра алалар. Әлеге ресурс конкрет проектлар буенча инвесторлар яисә финанслар табарга ярдәм итә.
Әлеге ресурстан файдалану өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- сайтта теркәлүнең гади генә процедурасын узарга;
- бизнес-проект турында аңлаешлы һәм үтә күренмәле мәгълүмат әзерләргә һәм платформа тарафыннан төзелгән һәм проектның төп аспектларын чагылдыра торган анкетаны тутырырга;
- партнерлар табу мөмкин булган сервердан файдаланырга, бизнес өчен актуаль идеяләр белән танышырга һәм бизнес үсешен күзәтеп барырга.