44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  694962-6нче федераль закон проектын кабул иттеләр.

Россия Финанслар министрлыгы боерыгы белән расланган хәзерге вакытта салым салу өчен офшор зоналар исемлеген куллануга ярашлы рәвештә, законга кертелгән үзгәрешләр офшор юрисдикциясендәге компанияләрнең сатып алуларда катнашуын тыя.

44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр шулай ук бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу очраклары исемлегенә дә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International