«Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе аерым юридик затларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларда катнашу сорауларына багышланган семинар үткәрә.
Чара 2015 елның 7 июлендә узачак. Семинарда катнашу – бушлай.
Чараны үткәрү урыны турындагы мәгълүмат Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты сайтында «Яңалыклар» бүлегендә күрсәтеләчәк.
Әлеге семинарда катнашу өчен, 2015 елның 3 июленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча гариза юлларга кирәк: crz.rt@tatar.ru, белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 291-97-40, 291-97-74.