Чит ил юридик затларының, һәм шулай ук Россия юридик затларының КУЭ субъектларының устав капиталында катнашу чиге 25тән 49 процентка кадәр киңәйтелде

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин  «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 29 июнендәге 156-ФЗ номерлы Федераль законны имзалады.

Документ Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, КУЭ субъекты булмаган чит ил юридик затларының, һәм шулай ук Россия юридик затларының КУЭ субъектларының устав (җыелма) капиталында катнашу чиге 25 проценттан  49 процентка кадәр арттырыла.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне көйләү өчен Федераль закон тарафыннан Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясенә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләренең үтәлешенә мониторинг үткәрү буенча махсус вәкаләтләр тапшыру карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International