Россиядә дәүләт сатып алуларына карата таләпләрне кырысландырдылар.
Россия Федерациясенең 2015 елның 13 июлендәге 265-ФЗ номерлы Федераль законы белән тиешле төзәтмәләр кертелде.
Илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм импортны алыштыруга этәргеч бирү, һәм шулай ук икътисадыбызны офшорлашудан арындыру максатларында офшорларда дәүләт сатып алуларын тыю турында карар кабул ителде. Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, сатып алуларны башкаручы комиссия дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итүче тәэминатчының офшор компаниясе түгелме икәнлеген тикшерергә тиеш була.